ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллы янында авариягә очраган йөк машинасын йөртүче күпердән егылып төшкән

25 апрель 2019, 11:28

Кичә Чаллы – Сарман автомобиль юлының 22нче километрында булган авариядә бер кешенең гомере өзелгән.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Чаллы янында булган куркыныч юл һәлакәтен видеога төшереп алганнар. Аннан күренгәнчә, йөк машинасы яны белән ауган, йөртүчесе күпердән аска егылып төшкән. Видеоязманы социаль челтәрләргә урнаштырганнар.

Әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Чаллы – Сарман автомобиль юлында Иске Дөреш авылы янында «МАЗ» автомобиле күпер киртәсенә килеп бәрелгән һәм яны белән ауган. Нәтиҗәдә, йөк машинасының йөртүчесе күпердән егылып төшеп һәлак булган.

Республика Дәүләт автоинспекциясендә әлеге фактны расладылар. «Юл һәлакәте 24 апрельдә 16.27 сәгатьтә Чаллы – Сарман автомобиль юлының 22нче километрында булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «МАЗ» йөк автомобилен йөртүче 57 яшьлек ир-ат тизлеген арттырган һәм күпердә яны белән ауган», - дип искәрттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.

Шофер иминлек каешын эләктермәгән булган һәм кабинадан егылып төшкән. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10