ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Язучы Ринат Вәлиуллин укучылар белән яхшы мөнәсәбәт булдыру серен әйтте

25 апрель 2019, 11:02 , Фото: из личного архива Р.Валиуллина

Язучы Ринат Вәлиуллин укучылар белән яхшы мөнәсәбәт булдыру серен әйтте "Әгәр дә син, язучы буларак, үзеңне өстен күрә башлыйсың икән, беркөнне алар белән төзегән элемтәңне югалтырсың", - ди ул.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Язучының башкалардан үзен өстен күрүе аның укучылары белән элемтәне бозуга китерә, дип саный язучы һәм шагыйрь Ринат Вәлиуллин. Бу фикерен ул "Татар-информ" хәбәрчесенә үзе әйтте.

"Язучы һәр очракта кеше булып калырга тиеш. Син үзең яшәгән җәмгыятьне, тирә-юньдәге кешеләрне кабул итеп яшәргә тиеш. Әгәр дә син, язучы буларак, алардан үзеңне өстен күрә башлыйсың икән, беркөнне алар белән төзегән элемтәңне югалтырсың. Язучы һәм укучы арасында һәрвакыт гади, нормаль һәм кешечә аралашу булырга тиеш", - ди Ринат Вәлиуллин.

27 апрельдә язучы Казанга "D'рим" исемле яңа китабын тәкъдим итәргә килә. Моңа кадәр ул Рим, Санкт-Петербург һәм Мәскәү укучылары белән очрашачак.

"Казанда еш булмасам да, монда килү минем өчен һәрвакыт күңелле. Яхшы кешеләр белән очрашып, аларның ни теләгәннәрен, ничек яшәгәннәрен белү күңелемне күтәрә. Укучыларым белән күзгә-күз утырып сөйләшү яңа китаплар язуга этәрә, илһам бирә", - ди Ринат Вәлиуллин.

  • Ринат Риф улы Вәлиуллин - Санкт-Петербург шәһәрендә яшәп, рус телендә иҗат итүче язучы, шагыйрь. Башкортстанның Салават шәһәрендә 1969 елда туган. Беренче шигырьләр җыентыгын 2008 елда бастырды. “В каждом молчании своя истерика”, “Кулинарная книга”, “Где валяются поцелуи”, “Соло на одной клавише” һәм башка романнар авторы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10