ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Түбән Новгород татарлары Хәйдәр Бигичевне искә алу кичәсенә әзерләнә

25 апрель 2019, 10:17

Алар Хәйдәр Бигичев истәлегенә китап чыгарырга җыена.
(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Хәйдәр Бигичевнең (1949-1998) тууына 70 ел тулу уңаеннан, Түбән Новгород өлкәсендәге Уразавылда искә алу кичәсе оештырыла. Бу хакта "Туган як" газеты хәбәр итә. 
 
Кызыл Октябрь районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Максут Яруллин матбугат чарасына белдергәнчә, чара 16 июньдә үтәчәк. Шулай ук, якташлары исемен мәңгеләштерү максатыннан, түбән новгородлылар Хәйдәр Бигичевка багышланган китап чыгарырга да ниятли. 
 
  • Хәйдәр Бигичев 1949 елның 16 июнендә Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында күп балалы гаиләдә туган. Әтисе комбайнчы, әнисе колхозчы булган. Армиядән соң Мәскәүдә заводта эшләгән, соңрак Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укыган.1977-1998 елларда М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры солисты. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1984 ел) иясе. 1998 елның 13 ноябрендә вафат. 
  • Татарстанның Балтач районының бер урамында Хәйдәр Бигичев исеме бирелгән.Түбән Новгородның Уразавылында аңа 2016 елда һәйкәл куелган. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10