ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Миңнеханов KazanSummit пленар сессиясендә катнашачак һәм эшлекле очрашулар үткәрәчәк

25 апрель 2019, 09:30 , Фото: архив

Миңнеханов KazanSummit пленар сессиясендә катнашачак һәм эшлекле очрашулар үткәрәчәк Саммит чараларына, күпчелеге чит илләрдән килгән, 1,6 меңнән артык делегат теркәлгән.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI Халыкара икътисади саммитының пленар сессиясендә катнашачак, шулай ук форум кысаларында эшлекле очрашулар үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Ага-хан Фонды экспозициясе, шуннан соң Russia Halal Expo күргәзмәсе белән танышырга ниятли. Биредә Татарстан Президентына Россия хәләл индустриясе товарлары һәм хезмәтләрен тәкъдим итәчәкләр.

«Россия – Ислам дөньясы: перспективалардан – практик гамәлгә ашыруга» пленар сессиясе икътисади саммитның төп чарасы булачак.

Анда Татарстан Президенты белән бергә Россия Тышкы эшләр министрлыгының мөселман илләре оешмалары белән хезмәттәшлек итү буенча махсус вәкиле Константин Шувалов, РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, Бәхрәйн Корольлегенең ислам эшләре буенча Югары советы президенты шәех Абдулрахман әл-Хәлифә һәм башка кунаклар катнашыр дип көтелә.

Пленар утырыштан соң Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн һәм Малайзия делегацияләре вәкилләре белән эшлекле сөйләшүләр үткәрәчәк. Моннан тыш, республика Президенты Иранның Daric Investment Group компаниясе рәисе Мөхәммәд Реза Зонузи Мотлаг белән очрашырга ниятли.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10