ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Муса Җәлил музееның «Кызыл ромашка» клубы Әмирхан Еникигә багышланган кичәгә чакыра

25 апрель 2019, 09:09

«Кешеләр һәм язмышлар...» дип исемләнгән утырышта Фоат Галимуллин, Рабит Батулла, Шаһинур Мостафин, Розалия Чабатова, Резедә Сәләхова катнашачак.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). 25 апрельдә Муса Җәлил музей-фатиры каршында эшләп килүче «Кызыл ромашка» клубында халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан «Кешеләр һәм язмышлар...» дип исемләнгән икенче утырыш була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Кичәдә әдәбият галиме Фоат Галимуллин, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры тарихы музее җитәкчесе Розалия Чабатова, шул ук актриса, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Резедә Сәләхова катнашачак.

Кичәне Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Муса Җәлил музей-фатиры оештыра. Язучының иҗаты белән кызыксынучыларны 14.00 сәгатькә  Муса Җәлил музей-фатирының әдәби-музыкаль салонына чакыралар.

«Әмирхан Еники мирасы татар әдәби-мәдәни дөньясының иң кыйммәтле хәзинәләреннән санала. Әдипнең үзенчәлекле әсәрләре татар әдәбиятының гына түгел, дөнья әдәбияты үсешенең дә бер өлеше булып тора. Аның әсәрләре кешене уйланырга мәжбүр итә. Аларда халык моңы, туган як хисе, ана мәхәббәте барысы да бар», диелгән бу хәбәрдә.

Әдипнең «Гөләндәм туташ хатирәсе», «Рәшә», «Әйтелмәгән васыять», «Кем җырлады?», «Бала», «Бер генә сәгатькә», «Мәк чәчәге», «Саз чәчәге», «Төнге тамчылар», «Йөрәк сере», «Матурлык», «Кояш баер алдыннан», «Соңгы китап» әсәрләре күпләргә таныш, бүгенге көнгә кадәр китап сөючеләр тарафыннан яратып укыла.

«Дөрестән дә, әдипнең әсәрләренең теле бик матур, укырга һәм аңларга җиңел. Шуңа күрәдер инде язучының әсәрләренә бүген театрлар да мөрәҗәгать итәләр. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры 2018 елны Әмирхан Еники әсәре буенча «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектаклен куйды», дип искәртелә бу хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10