ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядән Мисыр курортларына чартер рейслар кайчан ачыласы билгеле булды

25 апрель 2019, 08:15

"Туриндустрия Мисырга кайтырга әзер", - ди Россия туриндустрия союзы вице-президенты.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Россиядән Мисыр курортларына чартер авиарейсларны быел көз азагына ачарга җыеналар. Бу турыда Россия туриндустрия союзы вице-президенты Юрий Барзыкинга сылтама белән "Известия" хәбәр итте.

"Чартерларны яңартуны көз азагына - октябрь тирәләренә булыр дип көтәбез", - дигән Барзыкин.

Аның сүзләренчә, туриндустрия Мисырга кайтырга әзер. Җәйгә алдан броньлау тәмамланган. "Барысы да Урта диңгезгә, Көнчыгыш Азиягә җыена. Кызыл диңгезгә төп агым көз азагында, октябрь-ноябрьдә булачак", - дигән ул.

  • Россия белән Мисыр арасында авиахәбәрләшү 2015 елның ноябрендә тукталды. Ул вакытта Синай ярымутравы өстендә Россия лайнеры һәлакәткә очрады. Былтыр апрельдә регуляр авиахәбәрләшү яңартылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10