ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казанда "Тукайга мәхәббәт илә..." бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесенә йомгак ясалды

25 апрель 2019, 07:43 , Фото: mon.tatarstan.ru

Казанда "Тукайга мәхәббәт илә..." шигырь сөйләүчеләр конкурсы Казан кооператив институты һәм “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды оештырды.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). 23 апрельдә Казан кооператив институтында "Тукайга мәхәббәт илә..." бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсын йомгак ясалды. Җиңүчеләр жюри рәисе Роберт Миңнуллин кулыннан I, II, III дәрәҗә дипломнар алды. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бөек татар шигърияте классигы Габдулла Тукайның үлемсез шигырьләрен Татарстан һәм Россиянең 150дән артык югары сыйныф укучысы сөйләде. Милли киемнәргә киенгән яшь шигърият сөючеләр өч сәгать дәвамында көч сынашты. Күп кенә катнашучылар театральләштерелгән тамашалар, сәхнәләштерелгән күренешләр дә тәкъдим итте.

Нәфис сүз осталарын Тукай премиясе лауреатлары, шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Ркаил Зәйдулла, филология фәннәре докторылары Фоат Галимуллин һәм Хатыйп Миңнегулов, Казан Мәгариф идарәсеннән Марат Фәттиев, Райхана Баһавиева, «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фондының башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина һ.б. бәяләде.

Кичә барышында Казанның Габдулла Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе укучылары сәхнәдә “Ана догасы”ннан бер өзек күрсәттеләр. Самара өлкәсеннән Диләрә Идиятуллина һәм Кукмарада яшәүче Рисәнә Хантемирова бергәләп "Пар ат" поэмасын сәхнәләштерделәр. Казанның 4нче гимназиясе укучылары исә Тукай шигырьләрен төрле телләрдә яңгыраттылар.

Конкурста җиңүчеләр жюри рәисе Роберт Миңнуллин кулыннан I, II, III дәрәҗә дипломнарга ия булды. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды. "Тукайга мәхәббәт илә..." Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсы оештыручылары – Казан кооператив институты һәм “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды.

Шул ук көнне, 23 апрельдә, ККИ Татар мәдәният үзәге музеенда Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә ачылды. Килгән кунаклар танылган каллиграфист Нәҗип Нәккаш, рәссам Надия Фәхретдинова, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев һәм башка күренекле осталарның картиналары белән таныша алды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10