ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан кинофестивалендә “Зөләйха күзләрен ача” сериалыннан эксклюзив кинокадрлар күрсәтелде

25 апрель 2019, 09:42 , Фото: Рамиль Гали

Казан кинофестивалендә “Зөләйха күзләрен ача” сериалыннан эксклюзив кинокадрлар күрсәтелде Казанда кичә халыкара мөселман киносы фестивале ачылды.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасының эксклюзивы буларак “Зөләйха күзләрен ача” сериалыннан кадрлар күрсәтелде.

Алып баручылар Юлия Рутберг һәм Искәндәр Хәйруллин сериалның ватандашыбыз Гүзәл Яхина китабы буенча Татарстан территориясендә төшерелүен искәртеп үттеләр. Аның төп герое татар крестьян хатыны Зөләйха булуын әйттеләр.

“Зөләйха күзләрен ача” сериалы Татарстанның Лаеш районында, Казан университеты һәм Казан Кремле янында төшерелде. Төп герой Иван Игнатовның көрәштәше ролендә Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин да уйный. Сериалда массовкада татар артистлары күп катнаша.

  • Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылды. Ачылу тантанасы Камал театры залында узды. Кинофестиваль Татарстан башкаласында “Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019” саммиты барган көннәрдә үтә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10