ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешәндәге картлар йортында туй булды

25 апрель 2019, 02:00 , Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешәндәге картлар йортында туй булды “Яшь” парларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова да тәбрикләде, район җитәкчелеге исеменнән бүләк тапшырды.

(Чирмешән, 25 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндәге йорт-интернатта бишенче туй булды. Валерий Денисов белән Рәисә Матросова, бөтен шартын туры китереп, балдаклар алмашып, никахларын рәсмиләштерде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

1949 нчы елгы Валерий Денисов интернатка 3 ел элек килеп урнашкан, ул Яңа Чишмәдән. Югары Кармалкада гомер иткән Рәисә Трофимовна да монда 2016 елдан бирле яши. Май аенда аңа 80 яшь тулачак. Бүген инде алар аерым бүлмәдә, ир белән хатын булып яшиләр.

Районның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Гөлназ Закирова һәм Наталья Карпова өлкәннәр йортына үзләре килеп, тантаналы шартларда бу парның никахларын теркәделәр, гаилә документын тапшырдылар.

“Яшь” парларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова да тәбрикләде, район җитәкчелеге исеменнән бүләк тапшырды.

-Безнең йорт-интернатта бишенче никах теркәлде, - ди әлеге учреждение директоры Илшат Закиров. - Кызганыч, парлары үлү сәбәпле, элек кавышкан гаиләләр калмады инде. Шуңа күрә бүгенге никах – көтеп алынган тантана.

Сүз уңаеннан, бүген картлар йортында 62 кеше гомер кичерә. Быел июнь аенда районда әлеге учреждение ачылуга 20 ел була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10