ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Кама мэры җитәкчеләр медиарейтингында кабат беренче урынны били

25 апрель 2019, 00:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Кама мэры җитәкчеләр медиарейтингында кабат беренче урынны били Икенче урында - Илсур Метшин.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ").Т үбән Кама мэры Айдар Метшин җитәкчеләр медиарейтингында кабат беренче урынны били. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтына хәбәр ителә.

"ПромРейтинг" агентлыгы Татарстан министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре, шәһәр һәм муниципаль районнары башлыкларының массакүләм мәгълүмат чараларында телгә алыну рейтингын төзегән. Белгечләр җитәкчеләрнең 2019 елның беренче өч аена активлыгын тикшергәннәр.

Нәтиҗәдә, беренче урынны Түбән Кама мэры Айдар Метшин алган. Икенче урында - Илсур Метшин. Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин - өченче урында.

Айдар Метшинның исемлектә беренче урынга чыгуы Түбән Камадан күченеп китүчеләр саны кимү, күпфункцияле үзәктә хезмәт күрсәтүләр мөмкинлеге арту һәм районга эшкә килгән табибларга бушлай фатирлар бирү турындагы яңалыкларга бәйле, дип яза kazanreporter.ru.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10