ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада Иҗтимагый советның чираттагы утырышы яшьләр проблемаларын өйрәнүгә багышланды

25 апрель 2019, 08:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Камада Иҗтимагый советның чираттагы утырышы яшьләр проблемаларын өйрәнүгә багышланды Хәмзә Баһманов яшьләргә яңа киңлекнең концепциясен эшләү бурычын йөкләгән.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Түбән Камада яшьләр өчен яңа иҗтимагый киңлек булдырылырга мөмкин. Бу хакта Иҗтимагый совет җитәкчесе Хәмзә Баһманов белдерде, дип хәбәр ителә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.

Хәмзә Баһманов сүзләренә караганда, советның яңа башлыгы буларак, ул яшьләр белән очрашу үткәргән. Ике сәгатьлек очрашуның сәгать ярымы яшьләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салуга сарыф ителгән. Төп каршылык - Түбән Камада яшьләр өчен ял итү урыннары күп булса да, бу урыннарның алар ихтыяҗын канәгатьләндереп бетерә алмавында.

"Алар беркемгә дә комачауларга теләми һәм үзләренә дә беркем комачау итмәвен тели, - ди Хәмзә Баһманов. - Безнең паркларда пенсионерлар, коляскалы әниләр күп... Ә яшьләргә үзләренең иҗтимагый ябык киңлеге кирәк".

 

Хәтта Түбән Камада күптән түгел ачылган "Ковёр" яшьләр инициативалары үзәге дә бу юнәлештә барлык ихтыяҗларны канәгатьләндерми икән. Хәмзә Баһманов билгеләп үткәнчә, бу заманча стильдәге, уңайлы, "зыялы" йорт, ә күп кенә яшүсмерләр исә дуслары белән рәсми булмаган шартларда очрашырга тели.

 

Яшьләр белән әңгәмәдән соң, Хәмзә Баһманов аларга яңа киңлекнең концепциясен эшләү бурычын йөкләгән, ә үзе исә иҗтимагый киңлек өчен бина сайлау эшенә керешкән. Аның сүзләренчә, бу максатларда "Шинник" спорт комплексы янында 80 нче елларда төзелә башлаган ташландык бинаны файдаланырга мөмкин. Хәмзә Баһманов Айдар Метшин һәм башка җитәкчеләр белән бу мәсьәлә буенча фикер алышкан.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10