ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актанышта 9 майга әзерлек хакында сөйләштеләр

24 апрель 2019, 23:00 , Фото: aktanysh-rt.ru

Актанышта 9 майга әзерлек хакында сөйләштеләр Бүген Актанышта Бөек Ватан сугышында катнашкан 15 ветеран яши.

(Актаныш, 24 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш хакимияте бинасында оештырылган сишәмбе брифингында да 9 майны каршылау хакында сөйләштеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

25 апрельдән актанышлыларга Георгий тасмалары таратылачак, хәрби техника парады, театраль тамаша, "Үлемсез полк", Җиңү салюты, сугыш чоры балалары белән очрашулар, интернет киңлекләрдә "Рәхмәт" акциясе - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Актанышта шундый бәйрәм чаралары узачак.

Бүген Актанышта Бөек Ватан сугышында катнашкан 15 ветеран, сугышта һәлак булучыларның 97 тол хатыны, 527 тыл хезмәтчәне һәм 2 310 сугыш чоры баласы гомер кичерә. Аларның тормыш-көнкүреше, пенсия белән тәэмин итү һәм медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре, башка ихтыяҗлары һәрвакыт даими игътибар үзәгендә.

Район башлыгы Энгель Фәттахов бәйрәмгә кадәр аларның һәрберсенең йортында булып, хәлләрен белешәчәк, Республика президентының махсус бүләкләрен дә шәхсән үзе тапшырачак. Сүз уңаеннан, районда сугышта катнашучыларның тол хатыннарына әлеге күчтәнәч каплары инде тапшырыла башлады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10