ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсендә балалар өчен хәләл китаплар тәкъдим ителә

24 апрель 2019, 21:06 , Фото: Гульнар Гарифуллина, Михаил Захаров

RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсендә балалар өчен хәләл китаплар тәкъдим ителә Күргәзмәдә, шулай ук Согуд Гарәбстанының хәләл ислам транспорт компаниясе катнаша.

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда RUSSIA HALAL EXPO халыкара күргәзмәсендә "Umma-Land" компаниясе балалар өчен хәләл китаплар һәм уенчыклар тәкъдим итә. Компания вәкиле Екатерина Сафина "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә хәләл китапларның үзенчәлекләре турында сөйләде. "Безнең продукциядә балалар сурәтләре күзсез, йөзсез. Китапларның хәләл булуы да шунда чагыла", - диде ул.

"Алар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга каралган. Китаплар әхлак һәм ислам нигезләрен өйрәтә", - диде ул. Екатерина сүзләренчә, компанияне гамәлгә куйган ике хатын-кыз, балалар өчен хәләл китаплар булмавын аңлап, шушы эшкә берләшә. Алар, үз балаларына нәрсә сатып алырга теләүләреннән чыгып, шундый продукцияне җитештерергә уйлый.

"Китаплар үзебезнең уйланмалар нигезендә эшләнә. Моның өчен язучылар, дизайнерлар җәлеп итәбез", - диде. Екатерина Сафина рус, казах, өлешчә инглизчә телендә үз продукцияләренең 130 номенклатурасы исәпләнүен әйтте. Ике ел дәвамында китаплар, открыткалар, магнитлар, карточкалар, пазллар, башваткычлар, табышмаклар, язу дәфтәрләр, язулы шарлар җитештерәләр. Бүген алар Россиядә сата, Франциягә дә чыгара.

Согуд Гарәбстанының SAPTCO компаниясенең контрактлар һәм аренда буенча генераль директоры Гассан Мәхмүд Ирак "Татар-информ" хәбәрчесенә кыскача үз эшчәнлекләре турында әйтте. "Без Согуд Гарәбстанында иң зур ислам транспорт компаниясе. Монда хаҗилар өчен транспорт та бар. Виза, яшәү хезмәтләре дә тәкъдим итәбез", - диде.

"Казанда эшчәнлегебезне киңәйтү юлларын таптык. Без Казан хаҗилары белән эшлибез. Аларны Иорданиядән һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән алып кайттык", - диде әңгәмәдәш. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга хәләл индустриядә хәләл транспорт хезмәте дә күрсәтелүен билгеләп узган иде. "Кайбер илләрдә хәтта хәләл такси бар. Анда таксистлар ярамаган, начар урыннарга бармый", - диде ул.

Күргәзмәдә барлыгы 85кә якын экспонент тәкъдим ителгән. Мәскәү, Санкт-Петербург, Пенза, Самара, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Кабардино-Балкария, Дагыстан, Чечня, Мордовия, Марий-Эл, Башкорстан республикалары һәм башка төбәкләр вәкилләре. Күргәзмәдә үз продукциясе белән якын һәм ерак чит илләрдә эшләп килүче җитештерүчеләр дә катнаша - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Индонезия, Малайзия, Үзбәкстан, Кыргызстан.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10