ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Лариса Удовиченко Казан кинофестивале ачылу тантанасына кәләш күлмәгеннән чыкты

24 апрель 2019, 20:47 , Фото: Рамиль Гали

Лариса Удовиченко Казан кинофестивале ачылу тантанасына кәләш күлмәгеннән чыкты Казан кинофестиваленең ачылу тантанасы Камал театры залында бара.

Казан, 24 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле актриса Лариса Удовиченко Казан кинофестивале ачылу тантанасына кәләш күлмәгеннән чыкты. Лариса Удовиченко Казанга Казан кинофестивале ачылу тантанасына чакырылган иде.

"Казан кинофестиваленең яхшы даны бар һәм мин аңа шулкадәр ашыктым, хәтта әзерләп куйган күлмәгемне онытканмын. Туфлиләрем генә алынган. Казанга килеп төшкәч, мине тынычландырдылар һәм дизайнер Ләйсән Хаҗиева белән таныштырдылар. Ул миңа шушы күлмәкне алып килде", - дип аңлатты Лариса Удовиченко.

Актриса күлмәкнең кәләш күлмәге булуын искәртеп, үзенә Төркия актеры Сәлим Байтактарны ошавын әйтте. "Мин ул катнашкан сериалны карадым. Ул анда евнух иде. Ә күзләре хәйләкәр иде. Монда алай күренмәде. Без барыбыз да чынбарлыкта башка төрлерәк шул", диде ул.

Казан кинофестивале кунагы Сәлим Байтактар "Великолепный век" төрек сериалы аша таныш актер. Казан тамашачы аны кызыл келәмнән үткәндә дә яратып сәламләде.

Лариса Удовиченко сүзләрен ишеткән актер сәхнәгә менеп актрисаны залга озатып куйды. Әлеге мизгелләр Казан кинофестиваленең күңелле бер мизгеле булды.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10