ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Васил Шәйхразиев: Казан кинофестивалендә мәдәният үсешенә бизнесны катнаштырабыз

24 апрель 2019, 20:16 , Фото: tatarstan.ru

Васил Шәйхразиев: Казан кинофестивалендә мәдәният үсешенә бизнесны катнаштырабыз Казан кинофестиваленең ачылу тантанасы Камал театры залында бара.

Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казан кинофестивале мәдәният үсешенә бизнесны катнаштырырга омтылуның матур үрнәге булырга мөмкин. Казан халыкара мөселман кинофестивале ачылу тантанасында кунакларны сәламләп ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев шушы фикерне җиткерде.

Васил Шәйхразиев һәрвакыт сентябрь аенда уздырыла торган Казан кинофестиваленең апрель аенда үтү сәбәбен аңлатты. Оештыручылар ике зур халыкара чараны янәшә үткәрү максатыннан, Казан кинофестиваленең вакытын үзгәрткәннәр - аны Казансаммит белән бер вакытка куйганнар.

Васил Шәйхразиев фикеренчә, бизнес мәдәниятне үстерү эшендә дәүләткә һәм иҗтимагый оешмаларга ярдәмгә килә ала.

Казан кинофестиваленең ачылу тантанасы Камал театры залында бара. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10