ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь дипломатлары белән очрашты

24 апрель 2019, 20:04 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь дипломатлары белән очрашты Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь дипломатлары конференциясе “Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019” саммиты кысаларында узды.

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь дипломатлары конференциясендә катнашучылар белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов мөселман илләре белән хезмәттәшлек Россия тышкы сәясәтенең иң мөһим өстенлекләренең берсе булып торуын әйтте.

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова 
с участниками Форума молодых дипломатов стран 
Организации исламского сотрудничества

“KazanSummit кысаларында Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь дипломатлары белән аралашу өчен нәтиҗәле мәйданчык булдырылды. Сез барыгыз да перспективалы дипломатик кадрлар булып торасыз. Киләчәктә Сезнең позициягә һәм алымнарга күп нәрсә бәйле булачак. Бүген сез Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре арасында хезмәттәшлек үсешенә бик күп файдалы әйберләр кертәсез”, - дип мөрәҗәгать итте яшь дипломатларга Татарстан Республикасы Президенты.

Бүгенге көндә Россиядә 25 миллионга якын мөселман яши. “Безгә традицион ислам динен тотучы профессиональ имамнарны әзерләүне оештырырга кирәк”, — диде Рөстәм Миңнеханов һәм илдәге төрле милләт һәм конфессия вәкилләренең дус һәм тату яшәвен искәртте.

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова 
с участниками Форума молодых дипломатов стран 
Организации исламского сотрудничества

Яшь дипломатлар советы - Россия Тышкы эшләр министрлыгының яшьләр иҗтимагый оешмасы 2001 елда гамәлгә куелган. Советның төп бурычлары булып яшь хезмәткәрләрнең һөнәри квалификациясен күтәрү, дипломатик хезмәт һәм корпоратив рух традицияләрен саклау һ.б. тора. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Яшь дипломатлары конференциясе “Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019” халыкара икътисадый саммиты кысаларында уза.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10