ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Россия Закон чыгаручылар советы төбәкләрнең салым базасын киңәйтергә тәкъдим итте

24 апрель 2019, 19:08 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Россия Закон чыгаручылар советы төбәкләрнең салым базасын киңәйтергә тәкъдим итте Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта РФ Федераль Җыены каршындагы Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Төбәкләрнең салым базасын киңәйтүне дәвам итәргә кирәк. Бу хакта бүген Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Федераль Җыен каршындагы Россия Закон чыгаручылар советы утырышында әйтте. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Бу турыда республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәкләрнең салым базасын киңәйтү, шул исәптән тәмәке продукциясенә акцизлардан кергән керемнәр хисабына да башкарыла ала, дип саный Матвиенко. Аның фикеренчә, нефть продуктларына акцизлардан керемнәрне төбәк дәрәҗәсенә этаплап тапшыру турындагы карар "бөтенләй акланган".

Федерация Советы спикеры искәртеп узганча, субъектлар каты хәмергә акцизларны төбәк бюджетына күчерү нормативын арттыру аркасында 150 млрд сумга якын акча алачак, ә 2020 елдан аларга спиртлы продукциягә акцизларның 100 проценты да өстәлә.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин ассызыклаганча, төбәкләр үз-үзләрен тәэмин итә алырлык шартлар булдырырга кирәк. Россиядә 13 донор-төбәк, шул исәптән Татарстан да. Россия парламентының түбән палатасы башлыгы фикеренчә, дотация төбәкләре санын киметү өчен салым түләүчеләрнең берләштерелгән төркеме турындагы законны яңадан карарга кирәк. Ул бу мәсьәләгә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә игътибар итәргә кирәк, дип өстәде.

"Хәзер бездә илкүләм проектлар булачак, ә финанслашу булмаячак, һәм төбәкләрнең бер-бер артлы илкүләм проектларны гамәлгә ашырудан чыгу белән тәмамланачак. Бу начар, бу тагын да зуррак аерма тудыра, тормыш дәрәҗәсе аерылып торуга китерә. Бу мәсьәләләрне караудан башка без алга китмибез”, - диде Дәүләт Думасы спикеры.

Санкт-Петербургта РФ Федераль Җыены каршындагы Россия Закон чыгаручылар советы утырышы узды. Парламентарийлар Россия Президентының төбәк дәрәҗәсендә Юлламасын үтәү, төбәкләрнең керемнәре дәрәҗәсен дифференциацияләүне киметү буенча өстәмә чаралар һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча фикер алыштылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10