ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан халыкара мөселман киносы фестивале дөнья премьерасы белән ачыла

24 апрель 2019, 17:09 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казан халыкара мөселман киносы фестивале дөнья премьерасы белән ачыла Казанда халыкара мөселман кинофестивале башланды.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале дөнья премьерасы булган фильм белән ачылачак. Бу хакта бүген кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова кинофорумга багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Безнең кинофестивальдә дөнья премьерасы булган юк иде. Быел без кинофестивальнең ачылу фильмы итеп Үзбәкстан режиссеры Әбдехәлил Мигънәровның “Имам Әбу Иса Мөхәммәт Тәрмизи” фильмын күрсәтәбез. Фильмны караганнан соң аның режиссеры белән аралашырга да мөмкин”, - диде Миләүшә Айтуганова.

“Фильм гомере буе хәдисләр җыеп, китап быстырып чыгарган фән эшлеклесе турында. Бөтенегезгә карарга тәкъдим итәм. Үзбәкстанда бик яхшы фильмнар төшерә башлаганнар”, - диде ул.

Фильм конкурстан тыш программада тәкъдим ителә. Шунлыктан аның турында алдан фикер әйтү мөмкинлеге бар. Казан кинофестивалендә катнашкан башка фильмнар турында аның программа директоры Сергей Лаврентьев та, жюри рәисе Серик Апрымов та бер сүз дә әйтмәделәр.

  • Казанда халыкара мөселман кинофестивале башланды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10