ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Сергей Лаврентьев Казан кинофестиваленең түрәләрчә булуы сәбәбен аңлатты

24 апрель 2019, 16:11 , Фото: архив/Рамиль Гали

Сергей Лаврентьев Казан кинофестиваленең түрәләрчә булуы сәбәбен аңлатты Казанда халыкара мөселман кинофестивале башлады.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казан кинофестиваленең беренче матбугат конференциясендә сүз сәнгатькә түрәләр тәэсире турында фикерләрдән башланды. Теманы кинофестивальнең программа директоры Сергей Лаврентьев ачты. Ул унбиш еллык кинофорумның күптәнге дусты булуын искәртеп, кайбер кимчелекләрне күрсәтүне кирәк тапты.

Беренчедән, Сергей Лаврентьев каталогта программа директорының баш мәкаләсе булмавын искәртеп үтте. "Бөтен кинофестиваль каталогларында сәламләү сүзләреннән соң мондый текст була", диде ул. Аның фикеренчә, фестиваль программасын әзерләүчеләр турында мәгълүмат тулы булырга тиеш.

Сергей Лаврентьев моның сәбәбен кинофестивальнең түрәләрнеке булуыннан күрә. "Алар күзлегеннән караганда бар да яхшы. Кинофестивальгә 500 гариза, 700-900 гариза килде. Ә бит бик начар фильмнарны карарга туры килә иде", ди ул.

Сергей Лаврентьев, ерак илләрдән булган катнашучыларга юл чыгымнары түләнмәвен әйтүне кирәк тапты. Түрәләр күзлегеннән дөрес булса да, дөнья кинематографиясендә моның уңай күренеш булмавын искәртте.

Кино сәнгатенә түрәләр тәэсире темасын кинофестивальнең жюри рәисе, Казахстан режиссеры Серик Апрымов дәвам итте. Ул соңгы елларда Кыргызстан фильмнарының Казахстанга караганда яхшырак булуын аңлатты. Ул кыргыз режиссерларының башбирмәсрәк икәнен, фильм проектларын яклый алуын әйтте. Серик Апрымов фикеренчә, Казахстанда дәүләт ярдәм иткән проектларның бөтенесе дә ышаныч тудырмый. "Бу гомуми сыйфатка уңай тәэсир итми",  ди ул.

  • Бүген Казан халыкара мөселман кинофестивале башланды. Ачылу тантанасы Камал театрында була. Кызыл келәм 18.00 сәгатьтә башлана.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10