ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда беренче тапкыр, вакцина ясату сәбәпле, грипп белән авыручылар саны кимегән

24 апрель 2019, 15:17 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда беренче тапкыр, вакцина ясату сәбәпле, грипп белән авыручылар саны кимегән “2018 елда барлык халыкның 48 процентына прививканың әлеге төре ясалды”, - диде Роспотребнадзор идарәсе вәкиле.

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 2018 елда Татарстанда беренче тапкыр гриппка каршы вакцина ясау буенча киң колачлы эшләр башкарылган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Узган ел гриппка каршы вакцина буенча киң колачлы эшләр башкарылды. Ул барлык халыкның 48 процентына ясалды. Бу - башка еллар белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк. Мондый күтәрелеш беренче тапкыр күзәтелде”, - диде ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. 

"Гриппка каршы вакцина ярдәмендә, соңгы биш елда грипп белән авыручылар саны 12 тапкырга кимеде”, - диде Любовь Авдонина.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10