ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Russian Halal Expo күргәзмәсендә алтын тышлы 4,5 млн сумлык Коръән китабын күрсәттеләр

24 апрель 2019, 14:03 , Фото: Ксения Перепеченова

Russian Halal Expo күргәзмәсендә алтын тышлы 4,5 млн сумлык Коръән китабын күрсәттеләр Россия зәркәнчеләре мөселманнарның изге китабын 999нчы үрнәкле алтын белән тышлаган.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташлар белән бизәлгән Коръән китапларын Russia Halal Expo күргәзмәсендә тәкъдим иттеләр. Иң кыйммәтле экспонатның бәясе 4,5 млн сумга җитә. Бу хакта зәркән предприятиесе генераль директоры Артем Ваньянцев сөйләде.

«Китапларны Согуд Гарәбстаныннан алдырабыз, ә тышларын кыйммәтле ташлар белән, әйтик, зөбәрҗәт яки фианит белән инкрустациялибез. Барысы да 999нчы үрнәкле алтыннан ясалган калын катлам белән тышланган», - дип аңлатты ул.

Китапның бәясе зурлыгына бәйле һәм 420 мең сумнан алып берничә миллион сумга кадәр җитә. Күргәзмә кунакларына тәкъдим ителгән экспонатларның берсендә 5 килограммга якын көмеш һәм 200 грамм алтын бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10