ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда "Мерседес" машинасына бәрелгән автобустагы ике пассажир имгәнгән

24 апрель 2019, 12:43

Машина светофорның яшел сигналын көтеп тора торган булган.

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). Казанда "Мерседес" иномаркасына бәрелгән автобуста булган ике пассажир зыян күргән. Бу хакта Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

"Кичә көндез Ленинград урамында 6нчы автобус "Мерседес"ка килеп бәрелгән. Машина светофорның яшел сигналын көтеп тора торган булган”, – дип ачыкладылар ЮХИДИдә.

Һәлакәттә автобусның 61 яшьлек пассажиры кул җәрәхәтләре алган, тагын 54 яшьлек хатын-кыз пассажирның баш мие селкенгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10