ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Зуля Камалованың "Алты көн ярату” альбомы чыгачак көн билгеле

24 апрель 2019, 12:31 , Фото: архив/Михаил Захаров

Зуля Камалованың Туган телгә мәхәббәт турындагы альбом татар авторы Йолдыз Миңнуллина катнашында эшләнгән.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова "Алты көн ярату” исемле яңа альбомы чыгачак көнне игълан итте. Әлеге альбом татар шагыйрәсе Йолдыз Миңнуллина катнашында эшләнә. Бу хакта җырчы үзенең Instagram сәхифәсeнда хәбәр итте.

“Мин озаклап эшләгән "Алты көн ярату " яңа альбомы, ниһаять, дөньяга чыга. Релиз датасы - 29 апрель”, – дип аңлатты Зуля Камалова. 

"Альбом исеме "Алты көн ярату” буларак тәрҗемә ителә, ләкин Йолдыз миңа "ярату"ны "иҗат җимеше" дип тә тәрҗемә итәргә мөмкин, диде. Мин мондый кушылмада үзенчәлекле символика күрәм – алты көн мәхәббәт, алты көн иҗат, җиденче көнне нәрсә булачак?" дип уйлана Зуля Камалова.

Альбомда Татарстанда туган тел белән бәйле вазгыятьнең күздә тотылуын, туган тамырларның һәм үз халкың белән элемтәләрнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын җиткерә җырчы.

Зуля Камалова күптәннән Австралиядә яши. Ул үз музыкасына акрынлап килүен, чөнки традицион татар музыкасын башкаручы булырга теләмәвен белдерде.

"Моңа кадәр төрле тәҗрибәләр күп иде, һәм бервакыт Австралиядә яшәүче татар музыкасын ничек күз алдына китереп була дип уйлап куйдым. Бу кемгә дә булса кызык булыр дип уйламаган идем, әмма кызыксынучы кешеләр табылды. Бу мине рухландырдыһәм мин алга таба үсә, альбомнар эшли башладым”, — дип уртаклашты җырчы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10