ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Россиядә эшчәнлекнең иң куркыныч өлкәләрен атадылар

24 апрель 2019, 10:28

Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү федераль хезмәте Россиядә 2018 елда эшчәнлекнең имгәнүләр алуда куркыныч булган өлкәләре рейтингын төзегән.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт Россиядә 2018 елда эшчәнлекнең имгәнүләр алуда куркыныч булган өлкәләре рейтингын төзегән. Бу хакта RT хәбәр итә.

Исемлектә беренче урынны төзелеш өлкәсе алган: җитештерүдә һәлак булучыларның гомуми саныннан төзелештә хезмәт куючыларның 21 проценты вафат булган.

Аннан соң эшкәртү производстволары (барлык һәлак булучыларның 17 проценты), авыл һәм урман хуҗалыгы, ау, балык тоту һәм балык үрчетү (13әр процент) тармакларына туры килә. Шулай ук транспортировкалау һәм саклау (12 процент) һәм файдалы казылмалар чыгару (сигез процент) өлкәләре дә имгәнүләр алуда шактый куркыныч булып чыкты.

  • 2018 елда барлыгы 5,4 мең бәхетсезлек очрагы булган. Иң киң таралган сәбәпләр булып, биеклектән егылып төшү, механизмнар йогынтысы, җимерелү һәм транспорт һәлакәтләре тора.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10