ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә федераль трассаларда максималь тизлекне арттырырга тәкъдим иттеләр

24 апрель 2019, 08:40

Максим Акимов билгеләп үткәнчә, үзгәреш, беренче чиратта, яңа тиз йөрешле трассаларга һәм капиталь ремонттан соң юлларга кагыла.

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). Вице-премьер Максим Акимов федераль юлларда тизлек режимын сәгатенә 110 км кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Транспорт министрлыгы белән Эчке эшләр министрлыгына 2019 ел азагына кадәр Федераль юл челтәренә тизлек режимын сәгатенә 110 км тизлеккә кадәр арттыру мөмкинлеген тикшерергә кирәк", — диде журналистларга Акимов "Куркынычсыз юл" дүртенче конференциясе кысаларында.

Ул аңлатканча, сүз капиталь ремонттан соң яңа тиз йөрешле трассалар һәм юллар турында бара.

  • Хәзер торак пунктлардан читтә трассада максималь рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә 90 км тәшкил итә. Түләүле юлларның кайбер участокларында сәгатенә 110 км тизлек режимы рөхсәт ителә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10