ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кабан күле ярында сәламәт тормыш рәвешен алга сөрү буенча флешмоб узачак  

24 апрель 2019, 07:32

Биредә артериаль кан басымы һәм холестерин күләме дә үлчәнәчәк.

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген, 24 апрельдә, 11 сәгать 30 минутта Кабан күле ярында халыкны сәламәт тормыш рәвешенә кызыктыру буенча флешмоб узачак. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Чараның программасында: сәламәт тормыш рәвешенең төп принциплары буенча белем бирү программасы, дәвалау физкультурасы элементлары белән биюләр, скандинавия йөреше буенча мастер-класс. Шулай ук артериаль кан басымы белән холестерин күләме дә үлчәнәчәк.

Флешмобны “Шаги долголетия” сәламәтлек дистанциясе төгәлләячәк.

Чараны Казанның 7 нче шәһәр сырхауханәсе, Казан дәүләт медицина академиясенең Неврология һәм реабилитация кафедрасы, Госпиталь терапия кафедрасы, “Зәңгәр тасма” фонды оештыра. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10