ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Измир татарлары Габдулла Тукайны искә алырга әзерләнә

24 апрель 2019, 08:19 , Фото: архив/Рамиль Гали

Измир татарлары Габдулла Тукайны искә алырга әзерләнә Измир мэриясе ярдәме белән үткәреләчәк кичәдә Тукайның шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак, докладлар тыңланачак.

(Истанбул, 24 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең Әгәй диңгезе буендагы Измир шәһәре татарлары, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә, Габдулла Тукайга багышланган кичә үткәрергә җыеналар. Бу турыда Измир татар җәмгыяте рәисе Бәхзат Акташ хәбәр итә.

“Габдулла Тукайны искә алу һәм шигырь бәйрәме 28 апрель көнне уздырылачак. Кичәгә Измирдә яшәүче милләттәшләребез, татарстанлы студентлар һәм төрки дөнья мәдәнияте белән якыннан кызыксынучы җирле халык вәкилләре дә чакырулы”, - диде Бәхзат Акташ “Татар-информ”ның Төркиядәге үз хәбәрчесенә.

Чараның программасында, шигъри һәм музыкаль өлештән тыш, шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына кагылышлы докладлар да булачак.

Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәре Хакан Җошкун Төркиядә яшәп Тукай иҗатын өйрәнүчеләрне бу җыенга доклад белән катнашырга чакыра. Катнашучыларның Измиргә бару-кайту һәм туклану чыгымнарын Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге түләячәк, ди ул.

Габдулла Тукайны искә алу кичәсе Измир шәһәре хакимияте ярдәме белән Измир Мәдәният паркы Яшьләр театры бинасында үткәреләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10