ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Лаеш биек йортлары булган шәһәргә әверелә

24 апрель 2019, 08:00 , Фото: laishevskyi.ru/news/kөn-temasyi/laesh-biek-yortlary-bulgan-bulgan-shrg-yln

Лаеш биек йортлары булган шәһәргә әверелә Сәйдәшев-Юбилейная микрорайонында 6881 кв.м.лы мәйданда биек йортлар булачак.
(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", "Кама ягы", Ольга Исаева). Лаеш биек йортлары булган шәһәргә әйләнәчәк. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Сәйдәшев-Юбилейная микрорайонында 6881 кв.м.лы мәйданда биек йортлар булачак.
 
Хәзер монда краннар һәм башка техника күрергә була – яңа йортлар салу тулы көчкә бара. Бу микрорайон бик уңайлы урнашкан: якында гына балалар бакчасы, мәктәп, кибет, урман, Кама елгасы. 
 
Күп катлы торак комплекс төзү турында берничә ел элек сүз алып барылды. Проект документлары эшләүгә, финанслау чыганаклары эзләүгә вакыт күп кирәк булды. Бүген без кәгазь варианттан урында практик эшләргә күчтек дип әйтә алабыз.
 
Участокта җиде һәм тугыз катлы җиде йорт урнашачак. Алар безнең климатка, 30 градустан артык салкынга исәпләнгән. МУП “ТР Лаеш районы УКСы” җитәкчесе Иван Шитов хәбәр иткәнчә, күп катлы йортларның биеклеге 32 метрга җитә. Аларда 600дан артык квартир булачак. 
 
Якынча исәпләүләр буенча, 1700гә якын кеше тораклы булачак. Шуңа күрә берничә машина кую урыны (100гә якын парковка урыны), өч мәйданчык: балалар, өлкәннәр өчен ял һәм спорт. Җәяүлеләр өчен матур сукмаклар, агачлар, чәчәк түтәлләре, торак йортларның матур төсләр гаммасы яшәү өчен уңайлы шартлар турырачак.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10