ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Лениногорск-Келәүле юлында законсыз рәвештә алкоголь сатучыларны тоткарлаганнар

24 апрель 2019, 07:00

Барлыгы 162 литр составында спирт булган продукция алына, экспертизага җибәрелә.
(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск эчке эшләр бүлегенең экономик куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре  оператив-эзләнү барышында Лениногорск-Келәүле юлында ике адәмне тоткарлыйлар. Бу хакта җирле басма яза.
 
Алар Балаково шәһәреннән була. Әлеге гражданнар автомобиль салонында киң ассортиментта алкоголь продукциясе белән сату итә торган булалар. Анда аракы да, коньяк та, шулай ук тиешле документы булмаган шикле продукцияләр дә була. 
 
Барлыгы 162 литр составында спирт булган  продукция алына, экспертизага җибәрелә. Административ тикшерү эше алып барыла.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10