ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Минзәләнең "Калморза" игенчеләре язгы чәчүдә районда беренче урында бара

24 апрель 2019, 06:00 , Фото: menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-rayony-khualyklarynda-yazgy-kyr-eshlre

Минзәләнең Бу хуҗалык 250 гектар арпа һәм 150 гектар борчак һәм 100 гектар сабан бодае чәчәргә дә өлгергән.
(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", "Минзәлә"). Минзәләнең “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре  күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны өстәмә тукландыру, тырмалау төгәлләнде, дым каплату 90,5 процентта башкарылды. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Бу хуҗалык 250 гектар арпа һәм 150 гектар борчак һәм 100 гектар сабан бодае чәчәргә дә өлгерде.
 
 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә районыбыз хуҗалыкларында көзге культуралар-9800, күпьеллык үләннәр-7100 гектарда өстәмә сый алган, шулай ук көзге чәчүлекләр-6500, күпьеллык үләннәр-7600 гектарда тырмаланган, дым каплату 30100 гектарда башкарылган. 
 
 Язгы чәчү өчен  орлыкның  3600 тоннасы  инкрустацияләнгән.  “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 500 гектарда гәрчич чәчтеләр. “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре 150 гектарда арпаны җир куенына иңдерделәр. 
 
Шулай ук Заиковский хуҗалыгы механизаторлары көнне-төнгә ялгап эшләп күпьеллык үләннәрне тукландыруны тәмамладылар, көзге культураларны өстәмә тукландыруны-67, күпьеллык үләннәрне тырмалауны-100, көзге культураларны тырмалауны 66,7 процентта, дым каплатуны 54,5 процентка башкардылар. 
 
Әле яңа гына оешкан “Мөслим-август” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе механизаторлары көзге культураларны 1202 гектарда өстәмә тукландырдылар, көзге культуралар тырмалауны 515 гектарда башкардылар, 5455 гектарда дым каплаттылар.   
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10