ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2018 елда Татарстанда 135 табиб торак шартларын яхшырту өчен грантлар алган

24 апрель 2019, 09:20 , Фото: Татьяна Волкова рәсеме

2018 елда Татарстанда 135 табиб торак шартларын яхшырту өчен грантлар алган Республикага эшкә килгән табибларга Татарстан Хөкүмәте яшәү һәм эш урыны белән ярдәм итә.

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). Үткән ел Татарстанга эшкә кайткан 135 табиб торак шартларын яхшырту өчен республика Хөкүмәтеннән 500 мең сум күләмендә грант алды һәм медицина учреждениеләренә эшкә урнаштырылды.

2014 елдан алып ТР Хөкүмәтеннән барлыгы 818 табибка грант бирелде, шул исәптән 524 белгеч Россиянең башка төбәкләреннән җәлеп ителде.

Сырхауханәләргә 450 белгеч эшкә урнашты, алардан 135 табиб - аеруча ихтыяҗ зур булган белгечлекләр буенча: мәсәлән, анестезиолог-реаниматологлар, инфекционистлар, неонатологлар, психиатрлар, суд-медицина экспертлары һәм фтизиатрлар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10