ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Тикшерү комитеты Казанда 14 яшьлек кыз бала югалу очрагын тикшерә

23 апрель 2019, 20:16

Хәзерге вакытта хокук сакчылары кызның кайда булуын ачыклый.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Тикшерү комитеты Казанда 14 яшьлек укучы кыз бала югалу факты буенча тикшерү үткәрә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү бара, баланың кайдалыгын билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», - диде Шептицкий.

  • «Татар-информ» элек 20 апрель иртәсендә Казанда яшәүче 14 яшьлек кызның өйдән чыгып китүен һәм әйләнеп кайтмавын хәбәр иткән иде. Берничә көннән соң кыз баланы Ульяновскида күргәннәр.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10