ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самара татар яшьләре лидерларының беренче төбәк мәктәбе сентябрь аена күчерелә

23 апрель 2019, 18:43

Әлеге чара Сызрань шәһәрендә 23-26 апрель көннәрендә узарга тиеш иде.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Самара өлкәсендә татар яшьләре лидерларының беренче төбәк мәктәбе сентябрь аена күчерелә. Бу хакта “Самара татарлары” сайты хәбәр итә.

"Самара өлкәсе татар яшьләре лидерларының беренче төбәк мәктәбе Сызрань шәһәрендә 23-26 апрель көннәрендә узарга тиеш иде. Әмма ул, оештыру сәбәпләре буенча, сентябрь аена күчерелә", диелгән бу хәбәрдә.

Татар яшьләре лидерлары мәктәбе “Туган тел" өлкә татар җәмгыятенең 30 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10