ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты наркобизнес белән көрәштә IT-технологияләр кулланырга өндәде

23 апрель 2019, 18:14 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты наркобизнес белән көрәштә IT-технологияләр кулланырга өндәде Наркомания таралуга каршы көрәш - Татарстан дәүләт сәясәтенең аерылгысыз өлеше ул, диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмарада наркотикларга каршы комиссиянең күчмә утырышын үткәрде. Ул наркобизнес белән көрәштә IT-технологияләр кулланырга өндәде. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хокук саклау органнарына республика территориясендә тыелган матдәләргә ихтыяҗ үсешен булдырмауда нәтиҗәле чаралар күрергә, башка төбәкләрдәге коллегалар белән хезмәттәшлекне киңәйтергә, ИТ-технология мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга, наркобизнеска каршы көрәшнең яңа ысулларын булдырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда мөһим социаль мәсьәләләрне республиканың икътисади потенциалы ярдәмендә хәл итәргә мөмкин, диде Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып. «Безнең эшнең төп критерие халыкның тормыш сыйфаты булды һәм шулай булып кала да. Наркомания таралуга каршы көрәш - Татарстан дәүләт сәясәтенең аерылгысыз өлеше», - диде ул. 

Выездное заседание антинаркотической комиссии в Республике Татарстан. Проводит Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов

Төп доклад белән Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Республикада наркотиклар һәм психотроп матдәләр таралуга каршы көрәш һәм профилактикалау буенча узган елгы эшкә нәтиҗә ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Утырышка йомгак ясап, Татарстан Президенты республика Мәгариф һәм фән министрлыгы наркотиклар куллануны иртә ачыклауга юнәлдерелгән чаралар эшләргә, шулай ук куркыныч төркемендәге яшүсмерләре һәм аларның гаиләләре белән эшләүнең адреслы булуын көчәйтергә, Сәламәтлек саклау министрлыгына дәүләт сегментының тернәкләндерү үзәкләрен үстерү өстендә эшләргә кушты.

Выездное заседание антинаркотической комиссии в Республике Татарстан. Проводит Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов

Утырыш эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республикада террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, министрлыклар, ведомстволар һәм территориаль федераль структура җитәкчеләре, Татарстан муниципалитетлары башлыклары катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10