ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тукай районы балалары мультфильм ясарга керешкән

23 апрель 2019, 23:00 , Фото: tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/balalar-multfilm-yasyy

Тукай районы балалары мультфильм ясарга керешкән Район укучылары "Татармультфильм" проектында катнаша.
(Казан, 23 апрель, "Татар-информ", "Якты юл", Алена Фазылова). "Татармультфильм" студиясе рәссам-аниматорлары чираттагы тапкыр Тукай районына килде. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Узган ел алар Кнәз мәктәбе укучылары белән очрашса, бу юлы мондый чара Бәтке мәктәбе укучылары белән үткәрелде. Балалар республика үсеше, аның киләчәге турындагы «Татарстан гасыры» проектына үз рәсемнәрен тәкъдим итте.
 
"Татарстан гасыры" анимацион проекты 2017 елдан тормышка ашырыла. Проектта Казан, Яр Чаллы шәhәрләре hәм республиканың 43 районы катнаша. Тукай районы да шулар арасында. 
 
"Төп максатыбыз – мәктәп укучылары арасында сәләтле балаларны ачыклау hәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында "Татарстан гасыры" белем бирү проектын гамәлгә ашыру", - диде проект турында "Татармультфильм" студиясе рәссам-аниматоры Наталья Кочергина.
 
Студия вәкилләре белән очрашуда Бәтке мәктәбенең өченче, дүртенче, бишенче hәм сигезенче сыйныф укучылары катнашты. Барлыгы – 35 бала.
 
 Очрашу барышында яшь рәссамнарга анимацион фильм ясау буенча мастер-класс күрсәтелде, балаларга Татарстан турында видеоролик тәкъдим ителде. Соңыннан укучыларга КАМАЗ hәм аның белән бәйле булган сурәт ясарга кушылды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10