ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен раслады

23 апрель 2019, 15:37 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен раслады

Көннәр гореф-гадәтләр нигезендә һәм ай календаренә туры китереп сайланды.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). 2019 елда Ураза бәйрәме 4 июньдә, ә Корбан бәйрәме 11 августта узачак. Тиешле Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көннәр ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә билгеләнде, диелә документта.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10