ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Азинода бер төркем яшүсмернең яшьтәшләрен кыйнау факты буенча җинаять эше ачылды

23 апрель 2019, 14:42 , Фото: соцсети

Азинода бер төркем яшүсмернең яшьтәшләрен кыйнау факты буенча җинаять эше ачылды Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, әлеге җинаятьтә катнашы булган берничә кеше тоткарланган.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Казанның Азино микрорайонында бер төркем яшүсмернең яшьтәшләрен кыйнау факты буенча җинаять эше ачылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

«Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта тикшерү эше бара», - дип белдерде чыганак.

Чыганак мәгълүматлары буенча, бу җинаятьтә катнашы булган берничә кеше тоткарланган. Кайбер мәгълүматларга караганда, биредә алты яшүсмер хакында сүз бара.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Казанның Азино микрорайонында берничә яшүсмернең 17 яшьлек егетне кыйнавы хакында хәбәр иткән иде. Әлеге мизгел видеокамерага эләккән, шуннан соң социаль челтәрләр һәм мессенджерларда кыйналган егетнең һәлак булуы турында мәгълүмат таратканнар. Әмма полицейскийлар бу мәгълүматны кире какты – төрле тән җәрәхәтләре алган егетне берничә көннән соң хастаханәдән чыгардылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10