ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Узган ел алты меңнән артык талпанга лаборатор тикшеренү үткәрелгән

23 апрель 2019, 14:11 , Фото: архив/Александр Эшкинин, Султан Исхаков

Узган ел алты меңнән артык талпанга лаборатор тикшеренү үткәрелгән “Шуның утызында авыру табылды”, - диде ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Узган ел 6858 урман бете, авыру ихтималлыгын ачыклау өчен, лаборатор тикшеренү үткән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Узган ел кешегә кадалган 6858 талпан тикшерелде. Энцефалит вирусы бары тик 8 урман бетендә генә табылды. Бу – барлык санның 0,14 процентын тәшкил итә. Чагыштыру өчен Россия буенча бу сан - 2,5 процент. Боррелиоз кузгатучы вирус 22 беттә табылды. Бүген урман бете энцефалитка караганда боррелия белән күбрәк зарарланган”, - диде ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Мышиной лихорадкой с начала 2019 года в Татарстане заболели 69 человек

Любовь Авдонина сүзләренчә, “клещевой боррелиоз” - яңа төр инфекция. Ул республикада 1993 елдан теркәлә башлады. Шул елдан башлап авыруның нибары 1557 очрагы билгеле.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10