ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда бу елның өч аенда 69 кешедә тычкан бизгәге авыруы табылган

23 апрель 2019, 12:44 , Фото: pixabay.com

Татарстанда бу елның өч аенда 69 кешедә тычкан бизгәге авыруы табылган “Бу - узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 26 процентка кимрәк”, - диде Любовь Авдонина.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Агымдагы елның өч аенда 69 татарстанлыга “бөер синдромлы геморрагик бизгәк” диагнозы куелган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

“РФда кимерүчеләр таратучы аеруча актуаль авыру булып “бөер синдромлы геморрагик лихорадка” (ГЛПС) тора. Авыру очраклары ел әйләнәсе теркәлә, әмма пик яз-җәй-көз айларына туры килә. Агымдагы елның өч аенда авыруның 69 очрагы билгеле. Бу – узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 26 процентка кимрәк”, - диде урынбасар.

Любовь Авдонина сүзләренчә, соңгы ун елда авыруның иң түбән күрсәткече 2013 елда теркәлгән. Иң югарысы исә - 2014 елда. Узган ел авыру белән 512 кеше очрашкан. Бу – уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 24 процентка түбәнрәк. Казанда узган ел авыруның 150 очрагы теркәлгән. Бу - 1,75 процентка югарырак.

“Тычкан бизгәге” узган ел республиканың 42 районында табылды. 17 районда бу - республика күрсәткеченнән югарырак. Җиде территориядә исә күрсәткеч ике тапкырга югарырак. Болар: Баулы, Саба, Лениногрск, Чирмешән, Балтач, Мамадыш районнары”, - диде Любовь Авдонина.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10