ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

ЮХИДИ профессиональ һәм һәвәскәр машина йөртүчеләрне аерым укытуга каршы чыкты

23 апрель 2019, 12:30

Дәүләт автоинспекциясендә мондый бүленеш һәвәскәрләрне укытуның сыйфатында чагылыш табачак дип саныйлар.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). ЮХИДИ идарәсендә профессиональ һәм һәвәскәр машина йөртүчеләрне аерым укыту турында РФ Транспорт министрлыгы тәкъдименә каршы чыктылар. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Дәүләт автоинспекциясе башлыгының беренче урынбасары Владимир Швецовка сылтама белән хәбәр итә.

«Без моңа каршы. Һәркемне профессионал буларак укытырга кирәк. Мисал өчен, бүген автомәктәптә белем алу нәтиҗәләре буенча бары тик «В» категориясенә генә ия булган кешеләр дә таксида эшли ала. Һәвәскәрләр һәм профессионалларга бүленеш исә үзешчәннәрне укытуның сыйфатында чагылыш табачак», - диде ул.

Швецов сүзләренчә, эш бирүчеләр инде хәзер үк автомәктәптән соң эшкә килгән машина йөртүчеләр өчен өстәмә тестлар билгеләү хокукына ия.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10