ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Рөстəм Миңнехановка интернетта наркотиклар таратуга каршы көрәш турында сөйләячәкләр

23 апрель 2019, 12:06

Иминлек советының күчмә утырышы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр беркетмәсе формалаштырылачак.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Кукмара районында узачак ТР Иминлек советы утырышында наркотиклар тарату һәм деструктив идеологиягә каршы көрәш төп темаларның берсе булыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Иминлек советында хәбәр иттеләр.

Утырышның көн тәртибенә террорчылык һәм наркотикларга каршы комиссияләр эшчәнлегенә кагылышлы ике мәсьәлә кертелгән.

ТР Иминлек советы башлыгы Рафаил Гыйльманов террорчылыкка каршы юнәлештәге адреслы профилактика эшен оештыруны камилләштерү турында төп доклад белән чыгыш ясаячак.

Шулай ук халык арасында наркотикларга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру эше дә Татарстан Хөкүмәтенең игътибар үзәгендә. Бу наркотик матдәләр турында мәгълүмат тарата торган күпсанлы интернет-ресурслар ачыклануы белән дә бәйле.

Хокук саклау органнары мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган елда гына да Роскомнадзор 750 шундый сәхифәне япкан.

Иминлек советының күчмә утырышы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр беркетмәсе формалаштырылачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10