ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Быел Татарстанда янгыннар саны 12 процентка арткан

23 апрель 2019, 11:33 , Фото: архив/Алькеевские вести

Быел Татарстанда янгыннар саны 12 процентка арткан 2019 ел башыннан янгыннарда 64 кешенең гомере өзелгән.

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда янгыннар саны 12 процентка арткан. Барлыгы 1451 янгын чыккан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе күзәтчелек эше идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

Узган елның шушы чорында 1288 янгын чыккан булган. 2019 ел башыннан янгыннарда 64 кешенең гомере өзелгән. Былтыр 53 кеше вафат булган. Быел янгыннарда 79 кеше зыян күргән, җәрәхәтләнгән. Узган елда 81 кеше янгыннар нәтиҗәсендә җәрәхәтләр алган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10