ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Төркиядә Милли суверенитет һәм балалар көнен билгеләп үтәләр

23 апрель 2019, 11:02

Балаларга багышланган бәйрәм ел саен 23 апрельдә уза.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Төркиядә балаларга багышланган махсус бәйрәм бар. Ул ел саен 23 апрельдә билгеләп үтелә. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Бу көнне төрле илләрдән килгән милли киемле балалар Төркия Республикасына нигез салучы Мостафа Кәмал Ататөрек Мавзолеенда бөек дәүләт эшлеклесе истәлегенә чәчәкләр куя.

Илнең барлык төбәкләрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен театраль тамашалар һәм концертлар оештырыла.

Йөзләгән бала TRT 41нче Халыкара балалар фестивалендә катнаша.

Балалар көне 1920 елда Анкарада узган Бөек Милли Мәҗлеснең (парламент) беренче чакырылышы үз эшен башлаган вакытка туры килә.

Ататөрек васыяте буенча, бу көнне барлык өлкәннәр, шул исәптән түрәләр дә, үз урыннарын вакытлыча балаларга калдыра. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10