ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Иминлек советы утырышын үткәрә һәм Казахстанның Россиядәге илчесен кабул итә

23 апрель 2019, 09:32 , Фото: архив/Владимир Васильев

Миңнеханов Иминлек советы утырышын үткәрә һәм Казахстанның Россиядәге илчесен кабул итә ТР Президенты Кукмара районына эш сәфәре белән бара.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә утырыш үткәрергә ниятли. Шуларның берсе – ТР Иминлек советы утырышы – террорчылыкка һәм наркотикларга каршы комиссияләр эшчәнлегенә багышланачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Республика Инвестицион советы утырышы ТР Президентының бүгенге эш графигындагы чараларның беренчесе булачак. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кукмара районына юл тотачак. Анда ТР Иминлек советының күчмә утырышын үткәрү күздә тотыла. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова искәрткәнчә, утырышта ике мәсьәлә каралачак.

«Беренче мәсьәлә Татарстан Республикасы террорчылыкка каршы комиссиясе эшчәнлеге белән бәйле. ТР Иминлек советы җитәкчесе Рафаил Гыйльманов утырышта әлеге юнәлештә эшнең ничек алып барылуы һәм нинди бурычлар торуы турында доклад белән чыгыш ясаячак. Татарстан вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин исә ТР наркотикларга каршы комиссиясе эшчәнлеге хакында сөйләячәк», - диде Лилия Галимова.

Көннең икенче яртысында ТР Президенты Казан Кремлендә Казахстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Имангали Тасмагамбетовны кабул итәргә ниятли. Татарстан һәм Казахстан арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү очрашуда күтәрелгән темаларның берсе булачак.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10