ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Чирмешән янгын сүндерүчеләре урманчылар белән килешеп эшли

23 апрель 2019, 04:00 , Фото: Кадыйр Гомәров

Чирмешән янгын сүндерүчеләре урманчылар белән килешеп эшли
Бүгенге сынау исә күбрәк урманнарда янгыннарны кисәтү максатында оештырылды.

(Чирмешән, 23 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров).  Чирмешән янгын сүндерүчеләре урманчылар белән килешеп эшлиләр. Тиешле хезмәтләр тау битендәге ут чыганагын бик тиз сүндерә алдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Янгын урынына урманчыларның, янгын частеның махсус техникасы, полиция, ашыгыч ярдәм, авыл җирлеге башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкиле дә килде. Дөрес, бүген бар да өйрәнү формасында гына үтте.

-Бер уңайдан техникаларның, җиһазларның эшкә әзерлеген дә тикшердек, - ди 135 нче янгын часте начальнигы Фәрит Яруллин. –Монда төп бурыч – төрле хезмәтләрнең аңлашып, килешеп, оператив эш йөртүче, янгын хакында тиз мәгълүмат, хәбәр җиткерү.

Яна башлаган үлән тирәсеннән урман хуҗалыгының сабан таккан көпчәкле тракторы узгач, янгын часте егетләре машинадан су сиптерүгә керештеләр. Бу эшкә берничә минут вакыт җитте. Моңа кадәр янгын частеның Ульяновкадагы аерым посты сынау үтте.

Республикада 25 апрельдән 10 майга кадәр янгын куркынычсызлыгы буенча аерым режим кертелә. Кыска гына әйткәндә, бу чорда учак, ут ягу катгый тыела.

Соңгы көннәрдә янгынчыларга, аерым хезмәтләргә үләннәргә ут кабу турында хәбәрләр еш була икән. Андый вакытта өйрәнүләрнең кирәге чыга. Бүгенге сынау исә күбрәк урманнарда янгыннарны кисәтү максатында оештырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10