ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада балалар өчен авыл туризмын җәелдерергә планлаштыралар

23 апрель 2019, 05:00

Түбәнкамалылар тәкъдим иткән проект авыл җирлегенә сигез сәгатьлек сәяхәтне үз эченә ала.

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). Түбәнкамалылар авыл туризмы проектын эшләтеп җибәрү өчен 150 мең сум грант оттылар. Акчаны балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсияләргә планлаштыралар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ришат Сәгыйтов, Чулпан Миңлебаева һәм Чулпан Сәгыйтовага әлеге грантны Татарстан авыл яшьләре республика форумында тапшырдылар. Түбәнкамалылар тәкъдим иткән проект авыл җирлегенә сигез сәгатьлек сәяхәтне үз эченә ала.

 

Проект планы нигезендә, 8 - 17 яшьлек балалар өчен Түбән Каманың Кызыл Чапчак, Югары Чаллы, Трудовой һәм Шереметьевка авылларына экскурсияләр оештырылачак, алар анда терлекчелек фермаларында булып, сөт җитештерү белән танышачаклар. Аннары Борок авылына «Миңлебай» сыр җитештерү объектына килеп, сыр ясау эшенә төшенәчәкләр. Программада балаларга төшке аш ашату, сувенирлар, сертификатлар тапшыру да каралган.

Беренче экскурсия май аена планлаштырылган. Анда 23 бала катнашачак. Соңрак экскурсияләр җәйге лагерьларда ял итүчеләр өчен оештырылачак. Ә сентябрьдән барлык теләүчеләр өчен дә экскурсияләргә язылу башлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10