ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары итеп Альмир Абашев билгеләнде

22 апрель 2019, 20:55

2012 елдан 2019 елга кадәр Альмир Абашев 2нче Республика клиник хастаханәсенең баш табибы вазифасын башкарды.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары вазифасына Альмир Абашев билгеләнде. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Альмир Абашев 1975 елның 6 декабрендә Казанда туган. 1998 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан медицина университетын тәмамлый.

2000-2002 елларда - Республика клиник вертеброневрология үзәгенең бүлек мөдире, табиб-неврологы.

2002-2003 елларда - «Обсерватория» Республика балалар туберкулез санаторие баш табибы.

2003-2012 елларда - 3нче Республика клиник хастаханәсенең баш табибы.

2012-2019 еллар да - 2нче Республика клиник хастаханәсенең баш табибы.

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10