ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада депутатлар Мостай Кәрим шигырьләрен укыды

22 апрель 2019, 21:26

1980нче елларда Мостай Кәримне берничә тапкыр депутат итеп сайлыйлар, аннары ул РСФСР Югары Советы Рәисе урынбасары вазифасын башкара.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Уфада депутатлар Мостай Кәримнең 100 еллыгына аның шигырьләрен укыды. Алар камерага башкорт шагыйренең поэмасыннан өзекләр һәм шигырьләрен рус һәм башкорт телләрендә укыды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

  • Башкортстанның халык шагыйре тууына 100 ел тулу уңаеннан «Российская газета» мәгърифәтчелек акциясе башлап җибәрде. Анда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыены — Корылтай депутатлары катнашты.

Шигырь сөйләүчеләр сыйфатында нәкъ менә депутатлар сайланды. Чөнки Мостай Кәрим әдәбият процессын билгели торган язучы гына түгел, актив җәмәгать эшлеклесе дә иде. 1980нче елларда аны берничә тапкыр депутат итеп сайлыйлар, аннары ул РСФСР Югары Советы Рәисе урынбасары вазифасын башкара, даими рәвештә дәүләт эшлеклеләре белән очрашулар үткәрә, диелгән хәбәрдә.

«Российская газета»ның «Мостай Кәримне укыйбыз» видеопроектында шагыйрьнең шәхси архивыннан уникаль фоторәсемнәр файдаланылды. Аларны Мостай Кәрим исемендәге Фонд һәм Чишмә туган як тарихын өйрәнү музее тәкъдим итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10