ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

“Иделем акчарлагы” бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

22 апрель 2019, 19:13 , Фото: Идел яшьләр үзәге

“Иделем акчарлагы” бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады Бәйгедә 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәр яшь язучылар катнаша ала.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан уздырылган XIX “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлаган. Бу хакта “Татар-информ”га КФУның гомуми тел белеме кафедрасы хәбәр итте.

“2000 елдан бирле яшь язучыларны барлау максатыннан оештырылган әлеге бәйгегә эшләр агымдагы елның сентябренә кадәр кабул ителә. Жюри тарафыннан әсәрләрне тикшерү һәм бәяләү беренче октябрьдән башланачак. Йомгаклау ноябрь аенда булыр дип көтелә”, - диде кафедра хезмәткәре.

Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр. Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге.

  • Номинацияләр: поэзия, проза, драматургия, балалар әдәбияты (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Әлеге номинация буенча катнашучы әсәрләр 4-14 яшьлек укучылар аудиториясен күздә тотарга тиеш. “Хезмәт төбе – хәзинә” (Татарстанда 2019 ел Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителү уңаеннан эшче һөнәрләр чагылыш тапкан әсәрләр).

Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресы буенча 2019 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә. Кыска күләмле әсәрләрнең (шигырь, нәсер, парча һ.б.) саны өчтән дә ким булмавы шарт.

Бәйгедә катнашучыларның әсәрләре жюри тарафыннан бәяләнәчәк. Барлык номинацияләрдә дә беренче, икенче, өченче урыннар һәм Гран-прига лаек булучылар билгеләнә. Болардан тыш махсус һәм кызыксындыру бүләкләре дә каралган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10