ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иннополиста яңа туган балалар һәм рәсми никахлар санын теркәп барачаклар  

22 апрель 2019, 18:24

Моңа кадәр гражданлык хәле актлары Югары Осланда теркәлеп барылган.

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Иннополис хакимияте рәсми никахларны теркәп барачак. Ә 21 авыл җирлеге гражданлык хәле актларын теркәп бару вәкаләтләреннән азат ителгән. Моңа бәйле "Җирле үзидарә органнарына гражданлык хәле актларын дәүләт тарафыннан теркәү вәкаләтләре бирү" турында ТР законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләнгән.

"Үсеп килә торган шәһәрдә гражданлык хәле актларын теркәү кирәкле хезмәт. 2016 елда өч никах рәсмиләштерелгән, бер бала туган. 2017 елда - җиде никах һәм биш бала, 2018 елда дүрт никах һәм өч бала туган, ләкин алар барысы да Югары Ослан районында теркәлгән", - диде Гөлшат Нигъмәтуллина.

ТР Дәүләт Советының 47нче утырышында Татарстанның Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина әйтүенчә, Иннополиска никахларны теркәп бару хокукы анда яшәүчеләр теләген исәпкә алып бирелгән. Иннополиста бүген даими яшәүче 2,8 мең кеше исәпләнә, шуның 551е - студент. 143 кеше анда яшәү урыны буенча теркәлгән, 790 кеше өчен Иннополис - вакытлыча яшәү урыны.

Шул ук вакытта 2017-2018 елларда 21 авыл җирлегендә гаилә белән бәйле бу вакыйгалар теркәлмәгән. Бу документлар шул авыл җирлекләре караган районнарның үзендә рәсмиләштерелгән. Гөлшат Нигъмәтуллина сүзләренчә, кешеләр үлем таныклыгын алгач, аны районда ЗАГС бүлегендә терки. Ә бала туу таныклыклары бала тудыру йортында бирелә.

Депутатлар закон проектын кабул итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10